ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
12 мартта Яшьләр үзәгендә РФ Нефтегазстройпрофсоюзы республика комитетының XIII пленумы булды. Пленум эшендә ТР профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, профсоюзның республика комитеты әгъзалары, профсоюз хезмәте күрсәтелә торган башлангыч оешмаларның рәисләре һәм казначылары катнашты.

14
март, 2015 ел
шимбә
Бүген ТР президенты Рөстәм Миннеханов видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Бүген “Татнефть” ААҖ спорт комплексында яшь көрәшчеләр арасында 10нчы тапкыр Россия һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Газиз улы Шәйдуллин истәлегенә багышланган традицион турнир үткәрелде. Быел турнирда 15 команда катнашты, 200 яшь көрәшче 10 авырлык категориясендә батыр исеме алу өчен келәмгә чыкты.

13
март, 2015 ел
җомга
Көн тәртибендә егермедән артык мәсьәлә бар иде. Беренчеләрдән итеп шәһәр һәм район башлыгы вазифалары йөкләүне карадылар.
Бүген Әлмәттә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрүгә бәйле мәсьәләләр турында киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмат-аналитика системасын кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисади күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисади советы утырышын Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башлады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан узган ел 2,6 меңнән артык икътисади юнәлешле җинаять ачыкланган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Бәйсез нефть-газ компаниясе» ЯАҖ президенты Эдуард Худайнатов белән очрашты.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин парклар һәм бакчалар булдыру, аларны төзекләндерү мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International