Айрат Хәйруллин: “Яшел зоналар булдыру, аларны төзекләндерү – бу мөһим социаль бурыч”

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин парклар һәм бакчалар булдыру, аларны төзекләндерү мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман да катнашты.

Әлмәт районында быел “Татнефть” компаниясе белән бергәләп 16 мең агач утырту күздә тотыла. Агачлар яңа микрорайоннарда ишек алларына, урам буйларына утыртылачак. Бу эштә студентлар, идарәче компанияләр, яшәүчеләр катнашачак.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин әйтүенчә, Парклар һәм скверлар елы кысаларында Әлмәттә Бигәш елгасы буенда “Шәмсенур” чишмәсе тирәсен, Габдулла Тукай һәйкәле артындагы скверны, Геофизика урамындагы сквер территориясен яңарту-төзекләндерү күздә тотыла. “Яшьлек” микрорайонында 25нче мәктәп янында Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркка нигез салыначак.

Территорияләрне төзекләндергәндә шунда яшәүчеләрнең фикерләре игътибарга алыначак. Айрат Хәйруллин моңа аеруча басым ясады, гражданнарны активрак булырга өндәде.

ТР президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман үзенең чыгышында ял зоналарын алардан файдаланачак кешеләр категориясен күздә тотып проектлаштырылырга тиешлеген әйтте.

Ахырдан киңәшмәдә катнашучылар әлмәтлеләрнең яраткан ял итү урыны – шарлавыклы буаларда булдылар.

Айрат Хәйруллин һәм Наталья Фишман шулай ук төзекләндерү эшләре башкарылачак, парклар һәм скверлар ясалачак территорияләрне дә карап таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International