Кешеләр күпләп була торган барлык объектларда инвентарьләштерү үткәрергә кирәк - ТР Президенты

2015 елның 13 марты, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисади советы утырышын Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башлады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

"Бу бик зур фаҗига, - диде Рөстәм Миңнеханов, - коткару эшләре әле дә дәвам итә, хәрабәләрне чистарталар һәм без үлүчеләр арасында әле күпме кеше булачагын белмибез". Рөстәм Миңнеханов инде җинаять эшләре кузгатылды, дип искәртеп узды.

Ул хокук саклау органнарына "Адмирал"дагы янгынның сәбәпләрен тикшерүне һәм вазгыятьне җентекле контрольда тотуны йөкләде. Мондый фаҗигаләр гаепсезләрдән башка булмый, диде ул. Сәүдә үзәге бинасы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән.

Татарстан Президенты сүзләренчә, "Адмирал" сәүдә үзәге җитәкчелеге экстремаль вазгыятьтә куркынычсызлык тәэмин итмәгән, кешеләрне эвакуацияләүне дә оештыра алмаган.

Рөстәм Миңнеханов урыннарда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия үткәрүне йөкләде, шулай ук халык күпләп була торган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итүне таләп итте. "Кешеләр күп булган объектларда инвентарьләштерү үткәрү зарур", - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International