ТР һәм "Бәйсез нефть-газ компаниясе" ЯАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2015 елның 13 марты, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Бәйсез нефть-газ компаниясе» ЯАҖ президенты Эдуард Худайнатов белән очрашты.

Очрашу барышында нефть-газ өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. «Бәйсез нефть-газ компаниясе» ЯАҖнең «Татнефть» ААҖ белән тыгыз хезмәттәшлек итүе билгеләп үтелде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы белән «Бәйсез нефть-газ компаниясе» ЯАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International