Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча 801 коррупцион җинаять ачыкланган

2015 елның 13 марты, җомга
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан узган ел 2,6 меңнән артык икътисади юнәлешле җинаять ачыкланган. Зур һәм аеруча зур күләмдә кылынган 600дән артык җинаятькә чик куелган. Әлеге җинаятьләрдән зыян күрүчеләргә 1 миллиард сумнан артык китерелгән матди зыян кире кайтарылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта 811 вазифаи җинаять тикшерелгән, аларның 507е буенча 287 затка карата эш судка тапшырылган.

Былтыр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 245 ришвәтчелек очрагын ачыклаган. Ришвәтнең уртача күләме 5 тапкыр артып, 104 мең сум тәшкил иткән. Моннан тыш, 801 коррупцион җинаять ачыкланган.

2014 елда бюджет акчаларын үзләштерүгә бәйле 294 җинаять ачыкланган. Китерелгән матди зыян күләме 150 миллион сумга якын, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International