Әлмәттә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек бара

2015 елның 13 марты, җомга
Бүген Әлмәттә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрүгә бәйле мәсьәләләр турында киңәшмә булды. Район җитәкчелеге тантаналы митингка әзерләнүнең барышына, ветераннарның өйләрендә ремонт эшләре үткәрүгә, дәвалау учреждениеләрендә сугыш ветераннары өчен палаталар җиһазлауга атналык тәртиптә кураторлык итә.

Март ахырында - апрель башында ветераннарга сувенир продукциясе һәм азык-төлек пакетлары таратыла башлаячак. Районда атна саен тантаналы рәвештә юбилей медальләре тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International