Бүген “Татнефть” ААҖ спорт комплексында яшь көрәшчеләр арасында 10нчы тапкыр Россия һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Газиз улы Шәйдуллин истәлегенә багышланган традицион турнир үткәрелде. Быел турнирда 15 команда катнашты, 200 яшь көрәшче 10 авырлык категориясендә батыр исеме алу өчен келәмгә чыкты.
- Көрәш ул спорт ярышы гына түгел, җиңүгә омтылыш та, ә бу яшь буын өчен бик мөһим, - диде Айрат Хәйруллин. – Бүген биредә республиканың 20ләп районы көрәшчеләре бил алыша, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан вәкилләре дә бар. Турнирның Зөфәр Шәйдуллинның улы тарафыннан оештырылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Турнирның традициягә керүе куанычлы.
Шәрәфле кунак, ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин да яшь көрәшчеләрне сәламләде. Марсель Шәйдуллин әлмәтлеләргә ачык йөз белән каршы алган өчен рәхмәт сүзләре әйтте, батырларга уңышлар теләде.