Рөстәм Миңнеханов бюджетка түләүләр буенча бурычларны арттырмаска өнди

2015 елның 13 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмат-аналитика системасын кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисади күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Икътисади совет эшендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә билгеләп узганча, 2015 елда икътисадта вәзгыять бик җитди, гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча җитештерү күләменең берникадәр кимүе сизелә. Шулай ук республиканың консолидацияләнгән бюджетына түләүләр дә азайган.

Рөстәм Миңнеханов ел башыннан агымдагы салымнар буенча бурычларның 11,5 процентка үсүен билгеләп үтте. Татарстан Президенты бюджетка түләүләр буенча бурычлар артуын булдырмаска һәм дәүләт, муниципаль органнарының бу юнәлештә эшен көчәйтергә өндәде. Рөстәм Миңнеханов компанияләр һәм оешмаларның эшчәнлекләре нәтиҗәсендә күргән зыяннарына аерым игътибар итте.
Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов хәбәр иткәнчә, 2015 елның гыйнвар-февраль айларында сәнәгать производствосы индексы республикада 99,3 процент тәшкил итте.

«Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмат-аналитика системасы турында Валерий Кандилов җентекләбрәк сөйләде. Республика җитештерүчеләре эшчәнлекләрен даими рәвештә мониторинглау, коньюктураны өйрәнү, тышкы базарларда вәзгыятьне бәяләү, потенциаль көндәшләрне анализлау планлаштырыла. Кулланыштагы азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, җитештерү-техник билгеләнештәге товарлар (60 атамада) мониторинг объектлары булачак.

Рөстәм Миңнехановка Россия төбәкләре буенча сәүдә үсеше вариантлары тәкъдим ителде – кайда сату-алу үсеше мөмкин, ә кайда базар кимиячәк. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бүген республика җитештерүчеләренә сату базарларын табу һәм киңәйтү мәсьәләсе бик мөһим. Ул бу юнәлешкә игътибар итәргә өндәде.

2015 елда Татарстан Республикасының салым керемнәре һәм консолидацияләнгән бюджетына керемнәре буенча бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Ул 2015 елның гыйнвар-февраль айларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына табышка салымнар буенча һәм спирт, алкоголь продукциясенә акцизлар буенча керемнәр кимүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта физик затлар табышыннан салымнар, җир һәм транспорт салымнарыннан керемнәр арткан.

Марат Сафиуллин Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 2015 елның беренче кварталында салымнардан көтелә торган керемнәр күләмен билгеләде.

Икътисади совет барышында «АЛНАС» ААҖ башкарма директоры Сергей Саченко һәм «Ак Таш» ҖЧҖ генераль директоры Газинур Әхмәтов чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International