ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.
Яз иртә килде дияргә нигез юк. Шулай да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белдерде.
15 март Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашуларын дәвам итә. Бүген ул Маяковский, Ленин һәм Автомобильчеләр урамнарындагы йортларда булды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Әлмәт районында яшәүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә 800дән артык юбилей медале тапшырылачак.
Бүген Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин Токарликов исемендәге хуҗалыкта булды.
Иртәгәдән Татарстан укучылары арасында “IT-чемпион” III республика конкурсы старт ала. Соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, “Иң актив мәктәп” номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов китерде. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та катнашты.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин Татарстанда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешендәге хәлгә контроль советының утырышында катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов үткәрде.
Бүген район башкарма комитетында атналык планерка булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин үткәрде. Планерка яңа кадр билгеләүдән башланды. Маргарита Шәмсуллина “Ветеран” социаль реабилитация үзәге” дәүләти социаль хезмәт күрсәтү автономияле учреждениесе директоры итеп билгеләнде.
«Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап студент хорлары фестивале үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International