Әлмәт муниципаль районы советы һәм Әлмәт шәһәр советының 41 нче (берләштерелгән) утырышы булды

2015 елның 13 марты, җомга
Көн тәртибендә егермедән артык мәсьәлә бар иде. Беренчеләрдән итеп шәһәр һәм район башлыгы вазифалары йөкләүне карадылар.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча шундый карарлар кабул ителде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы һәм ӘМР советы рәисе итеп Наҗия Хәйдәрова билгеләнде. Шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы һәм шәһәр советы рәисе итеп Николай Бочкарев билгеләнде. Депутатлар территориаль сайлау комиссиясе рәисе итеп Альберт Маликовның тәгаенләнүен хупладылар. Моңа кадәр бу урынны биләгән Родион Карпов постыннан вакытыннан алда китте.

Утырыш барышында ӘМР контроль-хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзинаның палатаның 2014 елгы эш йомгаклары турында хисабы тыңланды.

Калган мәсьәләләр шәһәр һәм районның норматив документларына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы иде.

Рәсми өлештән соң бүләкләр тапшыру булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин Универсиаданы әзерләү һәм үткәрүдә зур хезмзт куйган әлмәтлеләргә РФ президенты Владимир Путин исеменнән “ Казанда 2013 елда XXVII җәйге универсиада” истәлекле медальләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International