Нефтегазстройпрофсоюз республика комитетының XIII пленумы булды

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
12 мартта Яшьләр үзәгендә РФ Нефтегазстройпрофсоюзы республика комитетының XIII пленумы булды. Пленум эшендә ТР профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, профсоюзның республика комитеты әгъзалары, профсоюз хезмәте күрсәтелә торган башлангыч оешмаларның рәисләре һәм казначылары катнашты.

Көн тәртибенә 2014 ел йомгаклары буенча күмәк шартнамә һәм социаль иминият кысаларында хезмәтне һәм эшләүчеләрнең сәламәтлеген саклау, республика оешмасының оешу структурасы, профкарта, профсоюз әгъзалыгы һәм республика комитетының 2015 елга перспектив эш планы турындагы мәсьәләләр куелган иде.

Төп доклад белән РФ Нефтегазстройпрофсоюзы республика комитетының рәисе Мансур Шәрәпов чыкты.

ТР профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров узган елда республикада эш урыннарында булган бәхетсезлек очраклары статистикасы белән таныштырды, хезмәт куркынычсызлыгын арттыру юнәлешендә алда торган бурычларны телгә алды. Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча Бөгелмә төзү-техника көллияте укытучысы, профсоюз оешмасы җитәкчесе Марина Снегирева һәм “Мәгълүмат-коммерция үзәге” ААҖ директорының урынбасары Лариса Фомичева да чыгыш ясады.

Пленумда катнашучылар профсоюз комитетларының бурычы - эшләүчеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы предприятиедә хезмәтне саклау мәсьәләләренең ничек хәл ителүенә бәйле икәнлеген эш бирүченең даими исенә төшереп тору дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International