Әлмәт районында юбилей медальләре тапшыру дәвам итә

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Әлмәт районында яшәүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә 800дән артык юбилей медале тапшырылачак.

“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медале мәдәният йортларында тантаналы рәвештә тапшырыла. Төрле сәбәпләр аркасында тантанада катнаша алмаганнарга медаль өенә илтеп тапшырыла.

Бүгенге көнгә Тайсуган, Сиренькино, Новотроицкое, Урман Кәләе, Кузайкино, Ерсубайкино, Борискино һәм Аппаково авылларында яшәүче ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International