Яз иртә килде дияргә нигез юк

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Яз иртә килде дияргә нигез юк. Шулай да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белдерде.

Аның сүзләренә караганда, яз гадәттәгедән бер атнага иртәрәк килде. Әмма әле һава шартлары үзгәрергә мөмкин. Әгәр кар бу көннәрдәге кебек тиз эресә, язгы чәчү эшләре бер атна алдан башланырга мөмкин.
Моның белән бәйле рәвештә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында язгы кыр эшләренә иртәрәк әзерләнергә карар ителде. Аерым алганда, апрель башына кадәр авыл хуҗалыгы техникасы ремонтын төгәлләү планлаштырыла.
И.Габдрахманов сүзләренә караганда, республиканың биш зонасында аграр ведомство семинарлар уздыра. Бу чараларда быел язгы чәчү эшләрен ничек уңышлы үткәрү турында сүз бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International