Әлмәт районында ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә 306 юбилей медале тапшырылды

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Шәһәрдә һәм районда барлыгы 4021 медаль тапшыру планлаштырыла. Шуларның 306сы ияләренә барып иреште инде. Медальләр җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында тантаналы шартларда тапшырыла.

Бүген Васильевка, Югары Мактама авыл җирлекләрендә (14), Әлмәттә (1) яшәүчеләргә медальләр тапшырылды.

“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантаналары дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International