Әлмәттә Республика студент хорлары фестиваленең зона этабы үтте

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
«Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап студент хорлары фестивале үткәрә.

Зона этабы Ф.З.Яруллин исемендәге музыка көллиятенең актлар залында узды. Анда Лениногорск педагогика көллиятенең җыелма хор коллективы, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының “Единство-Бердәмлек” студентлар хоры һәм Ф.З.Яруллин исемендәге музыка көллиятенең студентлар хоры катнашты.

Компетентлы жюрида Казан консерваториясе, консерваториянең опера студиясе, Казан хор ассамблеясе, казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты вәкилләре һ.б. бар иде. Комиссия башкару осталыгы белән беррәттән башкарылган әсәрнең тематикага туры килүен дә игътибарга алды.

Студент хор коллективларының өчесе дә 2015 елның 29 апрелендә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Фестивальне ябу тантанасында чыгыш ясарга лаек – жюриның карары шундый булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International