Атналык планерка

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитетында атналык планерка булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин үткәрде. Планерка яңа кадр билгеләүдән башланды. Маргарита Шәмсуллина “Ветеран” социаль реабилитация үзәге” дәүләти социаль хезмәт күрсәтү автономияле учреждениесе директоры итеп билгеләнде.

Планерка барышында үткән атнага йомгак ясалды.

Әлмәт районы командасы чаңгы узышы буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында почетлы 3нче урын алды. Әлмәт командасына призлы урынны Рамис Галимов, Флюс Гарипов, Гүзәлия Сидорова, Альбина Кадыйрова китерде. Планерканың ахырында оператив хезмәтләрнең хәбәрләре тыңланды. Әлмәт районында кешеләр күп була торган сәүдә объектларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе тикшерелә башлады. Җаваплы хезмәтләр язгы ташу чорына әзерлек буенча күрелгән чаралар турында сөйләделәр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International