Айрат Хәйруллин: “Без авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең яңа торак алу вариантларын сайлаганда барлыкка килә торган мәсьәләләрен хәл кылуда бөтен яклап ярдәм күрсәтәчәкбез”

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашуларын дәвам итә. Бүген ул Маяковский, Ленин һәм Автомобильчеләр урамнарындагы йортларда булды.

Айрат Хәйруллин йортларда яшәүчеләрнең зарларын тыңлады, квартирларга кереп йөрде һәм күченү шартларына риза булмаган квартир хуҗалары белән аерым-аерым сөйләште. Ихлас сөйләшүдән соң аларның бер өлеше шунда ук риза булды.

Калганнары белән сөйләшүләр дәвам итәчәк. Шундый очрашулар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, уңайлыклы яңа квартирлар алу өчен документлар тутыру буенча да, түләү буенча да күпчелек мәсьәләләрне хәл кылырга мөмкин.

Һәр йортка башкарма комитетның җаваплы хезмәткәре, юристлар беркетелгән, аларның вазифасы - барлык квартирларда яшәүчеләргә хәлне аңлатып бирү, яңа торак алу өчен документлар җыю һәм әзерләүдә булышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International