Айрат Хәйруллин Токарликов исемендәге ААҖнең эшчәнлеге белән танышты

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Бүген Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин Токарликов исемендәге хуҗалыкта булды. Ул хуҗалыкның җитәкчесе Рәсим Исхаков һәм хуҗалыкның баш инвесторы “СМП-Нефтегаз” ААҖ вәкиле Фоат Комаров белән очрашты. Айрат Хәйруллин алар озатуында мөгезле эре терлек үстерү һәм симертү комплексының эшчәнлеге белән танышты. 

Россиядә 3 кенә шундый комплекс бар, шуларның берсе Әлмәт районында. Бүген биредә 3 мең баш мөгезле эре терлек асрала. Биредә кул хезмәте юк диярлек, азык таратудан башлап тирес чыгаруга кадәр бөтен эшләр механикалаштырылган. Комплекска 35 кеше хезмәт күрсәтә. Хуҗалык алдына баш санын арттыру бурычы куела, бу терлекчелек продукциясе җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Комплекста булганнан соң Айрат Хәйруллин Кәләй авыл җирлегенң тормышы белән танышты. Ул полициянең участок пункты белән участок инспекторының торагы урнашкан комплекста булды. Узган елның сентябрендә файдалануга тапшырылган комплекста участок уполномоченные Петр Лучанкин яши һәм эшли. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы аңа авыл җирлеге территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше фактларын ачыклау һәм булдырмау юнәлешендә актив эшләргә йөкләмә бирде.

“Авыл клублары” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Кәләйдә яңа клуб та салына. Айрат Хәйруллин аны төзүнең барышы белән танышты.

Визит барышында Айрат Хәйруллин хәзер эшләп торучы мәдәният йортында да булды, анда аңа авыл җирлегендә иҗат эшчәнлегенең оештырылуы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International