ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе
ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР хакимияте органнарының 2014 елгы эшчәнлеге турында хисап тотты.

22
март, 2015 ел
якшәмбе
Кичә Татарстан башкаласының “Корстон” комплексында IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләр җыенының пленар утырышы уздырылды. Аның эшчәнлегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлмәт муниципаль районыннан җыенга райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин, гаилә фермалары җитәкчеләре Светлана Слесарева-Лаптева һәм Марат Камалов килгән иде.

20
март, 2015 ел
җомга
Бүген Әлмәттә Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин 4нче урта мәктәптә булды.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 4нче урта мәктәптә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Бәйрәмнең төп геройлары – ветераннар өчен концерт оештырдылар. Сугыш темасына “Мин хәтерлим! Мин горурланам” дигән рәсемнәр күргәзмәсе дә ясаганнар.
Район башкарма комитетында Әлмәттә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрүгә багышланган киңәшмә булды.
Әлмәт муниципаль районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.
“Римера” компанияләр төркеменә керүче “Алнас” заводы “Белкамнефть” скважинасында яңа гидросаклагычка тәҗрибә-промысел сынауларын уңышлы тәмамлады. Сынау нәтиҗәләре нигезендә җиһаз серияләп җитештерүгә тәкъдим ителде.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров шәһәр һәм районнарның территорияләрен санитария чистартуын тәэмин итү буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ӘМР территориясендә экономиканың тайпылышсыз үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү комиссиясенең утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International