Татарстанлылар бәрәңге, шикәр, макарон ризыкларын һәм ипине нормадан артык ашый

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
15 март Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул кулланучыларны файдалы ризык белән туклануга өндәүгә багышланган. Бүген матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, татарстанлылар бәрәңге, шикәр, макарон ризыкларын һәм ипине, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткәнгә караганда, артыграк куллана икән.

Мисал өчен, Сәламәтлек саклау министрлыгы елга уртача 95-100 килограмм бәрәңге ашарга киңәш итә. Ә 1 татарстанлы 2013 елда уртача 167 килограмм, 2014 елда исә 166 килограмм бәрәңге ашаган. Шикәр комын куллану да артык: норма буенча ул елына 24-28 килограмм булса, узган ел 1 татарстанлы уртача 42 килограмм шикәр ашавы хакында искәртте Марина Патяшина. Ул шулай ук җиләк-җимеш ашауга игътибар артуын да белдерде. Норма буенча кеше елына 90-100 килограмм күләмендә җиләк-җимеш, 120-140 килограмм яшелчә һәм бакча культуралары, 18-22 килограмм балык ашарга тиеш. 2013 ел күрсәткечләренә күз салсак, Татарстанда 1 кешенең якынча елына 11 килограмм балык, 88 килограмм яшелчә һәм бакча культурасы, 70 килограмм җиләк-җимеш ашавы билгеле. Ә менә йомырка, ит һәм сөт продуктлары, Татарстанда җитештерелгәнлектән, җитәрлек күләмдә файдаланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International