Видеоконференция режимында Татарстанда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешендәге хәлгә контроль советының утырышы

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин Татарстанда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешендәге хәлгә контроль советының утырышында катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов үткәрде.

Киңәшмәдә ТР эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, Госалкогольинспекциянең ТР буенча идарәсе докладлары тыңланды.

Быел Казахстан Республикасыннан яшерен рәвештә кертелә торган алкголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм тоткарлау эше дәвам итә.

Хисап чорында Госалкогольинспекция хезмәткәрләре эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән бергә административ тикшерүләр барышында яшерен әйләнештән барлыгы 40 мең литрдан артык (шул исәптән Казахстаннан кергәне 32 мең литрдан артык) алкоголь продукциясе алганнар.

Президент Рөстәм Миннеханов республиканың кайбер районнарында алкоголь продукциясенең яшерен әйләнеше фактларын бетерү буенча эшне җитәрлек оештырмауларына игътибар юнәлдерде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча ТР президенты тиешле ведомстволарның вәкилләренә алкоголь базары өлкәсендә эшне нормальләштерү юнәлешендә берничә йөкләмә җиткерде.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International