Әлмәттә сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырыла

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Әлмәт муниципаль районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.

Шәһәрдә һәм районда барлыгы 4021 медаль тапшыру планлаштырыла. Аларның 3 йөздән артыгы ияләрен тапты инде. Медальләр җирле үзидарә вәкилләре катнашында тантаналы шартларда тапшырыла.

“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантаналыры расланган график белән дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International