ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
ӘМР социаль яклау идарәсе мәгълүматлырына караганда, районда 4021 “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медале тапшырылачак.
Айрат Хәйруллин ТР муниципаль берәмлекләрендә парклар һәм скверлар булдыру һәм төзекләндерү прграммасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференциядә катнашты. Киңәшмәне ТР премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев үткәрде.
Хәзерге вакытта Ростехнадзорның Идел буе идарәсе, язгы ташуны бәла-казаларсыз гына үткәреп җибәрү максатыннан, Татарстандагы гидротехник корылмаларны тикшерү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта мондый 98 корылма тикшерелә. Бүгенге көндә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе күзәтүе астына республикадагы 1225 ГТК эләгә. Аларның 35 проценты гына тиешле дәрәҗәдә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирерлек.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, мартның 22 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 189 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 18 кешенең гомере өзелгән, 207 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Казанда исә 88 шундый һәлакәтләрдә 7 кеше үлгән һәм 97се имгәнгән.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан республикасында 1 апрельдә шәһәрләр һәм районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Бүген райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Киңәшмә танышу һәм диалог формасында үтте.
Бүген район башкарма комитетында атналык планерка булды. Аны райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин үткәрде.
Татарстан башкаласының “Корстон” комплексында IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләр җыенының пленар утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International