Әлмәттә Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек бара

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Район башкарма комитетында Әлмәттә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрүгә багышланган киңәшмә булды. Җыелышуның гомуми идеясен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков түбәндәгечә әйтеп бирде: “Без һәммәбез дә Җиңү варислары, һәм безнең бурычыбыз – бәйрәмне лаеклы дәрәҗәдә үткәрү”.

Райбашкарма җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова истәлекле датаны һәм парадны үткәрү чараларының планнары һәм сценарийлары белән таныштырды.

Хәзер районда 174 Бөек Ватан сугышы яши, аларга бәйрәмгә әзерлек кысаларында адреслы ярдәм күрсәтелә. Шул максатка район предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан 3 миллион сумнан артык акча бүленде.

Җиңүнең 70 еллык юбилее районда һәм шәһәрдә үткәрелә торган чараларның иң күп кеше катнашканы булыр дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International