“Алнас” заводында яңа модификацияле гидросаклагыч серияләп җитештерүгә тапшырыла

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
“Римера” компанияләр төркеменә керүче “Алнас” заводы “Белкамнефть” скважинасында яңа гидросаклагычка тәҗрибә-промысел сынауларын уңышлы тәмамлады. Сынау нәтиҗәләре нигезендә җиһаз серияләп җитештерүгә тәкъдим ителде.

Яңа гидросаклагыч “Белкамнефть” компаниясенең Әрлән чыганагында сынау үтте. Сынау нәтиҗәләрен имзалаганда аның туктаусыз эшләве 241 тәүлек тәшкил итте, бу белдерелгән күрсәткечтән (180 тәүлек) 25%ка артыграк. Җиһаз техник һәм энергетик параметрлары сакланган хәлдә эшләвен дәвам итә. Заказчы вәкилләре аны серияләп җитештерүгә куярга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International