Айрат Хәйруллин 4нче урта мәктәптә булды

2015 елның 20 марты, җомга
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин 4нче урта мәктәптә булды. Мәктәп директоры Илшат Яруллин аңа экскусия оештырды, укыту процессы турында сөйләде. Айрат Хәйруллин классларга, музыка студиясенә кереп йөрде, ул балалар сәнгать һәм дизайн академиясе эшчәнлеге белән танышты. Кама сәнгать һәм дизайн институтының филиалы мәктәп базасында былтыр сентябрь аенда оештырылган иде. Анда 50 кеше йөри, академиядә тәрбияләнүчеләрнең эшләре оригинальлеге, сәнгатьчә эшләнеше белән җәлеп итә.

Айрат Хәйруллин шулай ук Яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүчеләр дәресендә дә булды. Ул 4нче мәктәп каршында инде 5 ел эшләп килә, анда тәрбияләнүчеләр арасында Татарстан чемпионнары бар.

Айрат Хәйруллин оештырылган эшләргә югары бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International