Кризиска каршы чаралар һәм вак һәм урта бизнес өчен дәүләти программалар белән залдагыларны ӘМР эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Александр Глазков таныштырды.
Бүген Әлмәт районында 6,5 мең вак һәм урта бизнес субъекты теркәлгән. Әмма алар арасында дәүләти яклаулар турында белүчеләр, алардан файдаланучылар күп түгел. Айрат Хәйруллин эшкуарлыкны үстерү департаментына эшкуарларга программалар турында мәгълүмат бирүне, документлар җыюда, заявкалар әзерләүдә булышуны, консультатив хезмәт күрсәтүне йөкләде.