Айрат Хәйруллин ветераннарга Җиңүнең 70 еллыгына чыккан медальләр тапшырды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Бүген 4нче урта мәктәптә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Бәйрәмнең төп геройлары – ветераннар өчен концерт оештырдылар. Сугыш темасына “Мин хәтерлим! Мин горурланам” дигән рәсемнәр күргәзмәсе дә ясаганнар.

Чара бәйрәм табыны янында дәвам итте. ӘМР советы һәм башкарма комитеты исеменнән ветераннарны райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин котлады.

“Безнең бурыч – сезнең алдагы бурычыбызны кайтару һәм һәркайсыгызны хөрмәт итү, - диде Айрат Ринатович. – Ветераннарга җылылык һәм игътибар атмосферасы, яшәргә уңайлы шартлар тудыру өчен без мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез”.

Айрат Хәйруллин 15 ветеранга һәм тыл хезмәткәренә тантаналы шартларда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70” еллыгы медале тапшырды. ТОС-10 территориясендә (баш предприятие “СМП-Нефтегаз” ААҖ) барлыгы 87 тыл хезмәтчәне һәм 3 сугыш ветераны яши.

Ветераннарны якынлашып килгән Җиңү бәйрәме белән “СМП-Нефтегаз” ААҖ генераль директоры Олег Шабалин, РТ хәрби комиссариатының Әлмәт бүлеге башлыгы Ришат Сабиров та тәбрикләде.

Ахырдан барлык ветераннарга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International