Әлмәттә ТКХ хезмәтчәннәре хөрмәтенә концерт булды

2015 елның 20 марты, җомга
Бүген Әлмәттә Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

ӘМР башкарма комитеты, башкарма комитет җитәкчесе хезмәтләрен башкаручы Айрат Хәйруллин исеменнән торак-коммуналь сфера вәкилләрен ӘМР башлыгы хезмәтләрен башкаручы Наҗия Хәйдәрова котлады.

Бүгенге көндә районда 23 идарәче компания һәм 12 торак ияләре ширкәте эшли. Коммуналь проблемаларны беренче чиратта нәкъ менә шулар хәл итә. Район торак фондын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруда да актив катнаша. Ишек алларын, урам-юллар челтәрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. “Бүген Татарстандагы иң төзек шәһәрдә яшәвебезгә сезнең һәммәгезнең хезмәте кергән. Сезнең профессионализмыгыз нәтиҗәсендә без куелган бурычларны алга таба да уңышлы хәл итәрбез”, - диде Наҗия Хәйдәрова ТКХ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. Ул тармакның алдынгы кешеләренә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу көнне тармак ветераннары адресына – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым котлпау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Наҗия Хәйдәрова һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков ветераннарга чәчәкләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырдылар.

Аннары ТКХ предприятиеләренең шәһәр конкурсы йомгаклары игълан ителде. Тантаналы җыелышта шулай ук иң яхшы ишек алды җыештыручылар, иң матур чәчәкле ишек аллары, иң матур, чиста подъездлар, иң чәчәкле балконнар да билгеләп үтелде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, алар хөрмәтенә концерт номерлары башкарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International