ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты

2015 елның 22 марты, якшәмбе
Кичә Татарстан башкаласының “Корстон” комплексында IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләр җыенының пленар утырышы уздырылды. Аның эшчәнлегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлмәт муниципаль районыннан җыенга райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин, гаилә фермалары җитәкчеләре Светлана Слесарева-Лаптева һәм Марат Камалов килгән иде.

Пленар утырышта иң беренче булып сүз алган Ринат Закиров IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының шактый катлаулы, үзенчәлекле чорга туры килүен билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, илнең азык базарындагы кыенлыклар эшмәкәрлеккә дә билгеле бер авырлыклар тудыра. Әмма мондый кыенлыклар халкыбызның башыннан күп узган. Шуңа бүгенге җыенда кыен хәлләрдән чыгу юлларын бергәләп эзләргә, шушы вазгыятьне үзебезнең файдага кулланырга өндәде чыгыш ясаучы.

Ринат Закиров билгеләп узганча, эшмәкәрлек киң җәелгән татар авылларында тормыш кайный, балалар туа, яшьләр төпләнеп кала. “Без шуны аңларга тиеш: бүгенге авыл кешесе беркемгә дә батрак булып эшләргә теләми. Үз эшеңне булдыру мөмкинлеге бигрәк тә яшьләрне авылга тарта, аларның үз илендә хуҗа булып яшисе килә”, – дип сөйләде БТК БК рәисе.

Бүген кайбер авыллар пенсия яшендәгеләр кулына калып бара. Моның сәбәбе бер генә: мондый авылларда эшмәкәрлеккә шартлар юк, җитәкчелектә дә, халыкта да бу эшкә искечә караш өстенлек итә, дип сурәтләде Ринат Закиров. Әлеге мәсьәлә уңаеннан ул авыл тормышын яңа нигезгә – эшмәкәрлеккә корырга кирәк булуын ассызыклады.

Пленар утырыш барышында катнашучылар татар авылларында эшмәкәрлекне үстерү, бүгенге кризис шартларында чит илдән кертелә торган товарны үзебездә җитештерелә торганына алыштыру, агротуризм һәм авыл җирлекләрендәге традицион тормыш тәртибе үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ТР авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җыенда катнашучыларга Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше турында тәфсилләп сөйләде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов делегатларга ерак араны якын итеп килгәннәре өчен зур рәхмәт белдереп, пленар утырыштагы чыгышларның һәммәсенең эчтәлекле булуын ассызыклады. Ул Марат Әхмәтовка Татарстаннан читтә урнашкан үрнәк татар авылларына, хуҗалыкларга, тәҗрибә туплау максаты белән, үзебезнең эшмәкәрләрне, муниципалитет җитәкчеләрен җыеп алып барырга тәкъдим итте.

“Татар авыллары кайда гына булмасын, чит илдә дә, Россия төбәкләрендә дә үзенә урын таба. Без моның белән горурланабыз”, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта Президент глобализация процессларының татар халкына да йогынты ясавын билгеләп узды һәм моңа каршы билгеле бер чаралар күрмәсәк, милләтебезне, татарлыгыбызны югалту куркынычы булуы турында әйтте. Аның фикеренчә, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен бары тик авыл ярдәмендә генә саклап калып була. Моның өчен авылда яхшы тормыш шартлары, эшмәкәрлеккә мөмкинлекләр тудыру зарур. Рөстәм Миңнеханов татар авылларын саклап калуда ислам дине һәм дин әһелләренең дә роле зур булуын ассызыклады. Ул татар авылы үсешенә өлеш керткәннәре өчен җыенда катнашучы эшмәкәрләргә рәхмәт әйтте. “Сезнең кебек кешеләрнең булуы күпләргә “Мин татар!” дип горурланырга мөмкинлек бирә”, – диде ул.

Утырыш ахырында Президент татар авыллары эшмәкәрләренә дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

22 мартта җыенда катнашучылар Татарстанның Мамадыш районында авыл эшкуарларының эшчәнлеге белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International