ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә дин белгечләре, мөгаллимнәр катнашында киңәшмә уздырылды.
15 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр республикада 943 кеше эшсез дип танылган.
“Дакар-2014” узышында җиңүчеләр сишәмбе көнне Мәскүгә кайтты. Шереметьево аэропортында аларны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
ТР министрлар кабинеты карары нигезендә Татарстан мәгариф һәм фән министрының яңа урынбасары итеп Лилия Сидорова билгеләнде.
25 нче гыйнвар -Татьяна көнендә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында “Ел студенты-2013” ТР еллык студент премиясен тапшыру тантанасы узачак.
КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы студентлары авиакатастрофада һәлак булган бортпроводникның гаиләсе файдасына акча җыйдылар.
Әлмәт фермеры агротуризм белән шөгылләнәчәк

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2013 ел йомгакларыннан күренгәнчә, Россиядә ипотека базары күп еллык үсеш күрсәткечен саклап калды – ел барышында РФ банклары торак сатып алу өчен халыкка 1,3 трлн акча бирде.
2014 елда Татарстан республикасы хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган премияләренә Х ачык конкурс игълан ителде. Конкурс оешмаларга максатчан үсеш, эшчәнлекләрен камилләштерү һәм конкурентлык сәләтләрен арттыру өчен заманча корал бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International