Татарстан мәгариф һәм фән министрының яңа урынбасары билгеләнде

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
ТР министрлар кабинеты карары нигезендә Татарстан мәгариф һәм фән министрының яңа урынбасары итеп Лилия Сидорова билгеләнде.
Лилия Мөнәвир кызы 2000 елда Казан финанс-икътисад институтын “Бухгалтерия учеты һәм аудит” белгечлеге буенча тәмамлаган. 1999-2013 елларда эчке эшләр органнарында урта һәм өлкән җитәкчелек составында хезмәт иткән. Лилия Сидорова министр урынбасары булып шушы елның 9 гыйнварыннан эшли башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International