Әлмәт фермеры агротуризм белән шөгылләнәчәк

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Әлмәт фермеры йорт кошлары һәм терлекләр асрау өчен 16 гектар җир бүләргә планлаштыра.
Алтын Халиков килүчеләр өчен саф һавада ял оештыруга быел ук керешмәкче була. Буш яланда 16 га җирне ул йорт хайваннары һәм кошлар асрауга тотачак. Башлангыч капиталны ул башка кәсеп белән – ягулык-майлау материаллары сатып туплаган. Хәзер элекке эшеннән аерылырга уйлый. Туристларга төн кунар өчен аучылык өйләре төзүдә әтиләренә уллары ярдәм итәргә тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International