“КАМАЗ-Мастер” командасы өйгә кайтты

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
“Дакар-2014” узышында җиңүчеләр сишәмбе көнне Мәскүгә кайтты. Шереметьево аэропортында аларны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Исегезгә төшерик: “Дакар-2014” узышында йөк машиналары классында Андрей Каргинов экипажы җиңеп чыкты, ул икенче урындагы голландиялеләрне 3 минутка узды. 3нче, 4нче, 5нче урыннарда да камазлылар.
Илдар Халиков спортчыларны үз исеменнән һәм ТР президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән җиңү белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International