Тимур Сөләйманов: “Ел студенты” исеменә лаек булучыларны чит илгә җибәрүнең традициягә әверелүен көтәбез”

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Быел конкурс 19 номинация буенча үткәрелгән

25 нче гыйнвар -Татьяна көнендә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында “Ел студенты-2013” ТР еллык студент премиясен тапшыру тантанасы узачак. Анда республика җитәкчелегенең катнашуы көтелә. Премиягә конкурс ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Бүген студентлар тормышында көтеп алына торган бу вакыйга турында журналистларга “Татмедиа” агентлыгында ТР Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов һәм “Ел студенты” ТР еллык студент премиясенең башкарма директоры Элина Фирсова сөйләде.

“Ел студенты-2013”, традицион төстә, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР вуз ректорлары советы һәм ТР Студентлар лигасы тарафыннан оештырыла. Тимур Сөләйманов билгеләп узганча, ел дәвамында төрле юнәлешләрдәге казанышларын, фән һәм сәнгать өлкәләрендәге осталыкларын күрсәтү өчен, студентлар һәм студент коллективлары узган елның 5 нче октябреннән конкурста катнашу өчен заявкаларын тапшыра башлаган. Шул рәвешле, Татарстанның югары һәм махсус урта уку йортларыннан барлыгы 332 заявка кабул ителгән.

Быел бәйге 19 номинация буенча үткәрелгән. “Вузның студент иҗтимагый оешмасы”, “Вузның студентлар үзидарәсе органы”. “Тулай торакның студентлар үзидарәсе органы”,”Елның студент хезмәт отряды”, “Елның студент фәнни оешмасы”, “Ел интеллекты”, “Елның студентлар клубы”, “Елның студент иҗат коллективы”, “Елның иҗади шәхесе”, “Елның студент спорт клубы”, “Ел спортчысы”, “Елның җәмәгать эшлеклесе”, “Елның студентлар ММЧсы”, “Ел журналисты”, “Елның студент проекты”, “Елның чит ил студенты”, һәм, әлбәттә, төп номинацияләр – “Ел студенты Гран-прие”, “Ел вузы Гран-прие” буенча тантананың танылган кунаклары финалистлар арасында иң-иңнәрне игълан итәчәк.

9 нчы мәртәбә үткәрелә торган конкурста Казан, Яр Чаллы, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмәдән студентлар катнашырга теләк белдергән. “Иң элек читтән торып оештырылган этапта катнашучылар конкурсантның казанышларын тулысынча ачып бирүче портфолио әзерләп тапшырды, аннан соң ул хезмәткә бәя бирелгәч, бәйгенең көндезге этабы оештырылды”, - дип белдерде Тимур Сөләйманов.

ТР Студентлар лигасы президенты, тантанада сюрпризлар күп булачак, дип ассызыклады. Индивидуаль номинацияләрдә җиңүчеләргә iPhone 5s тәтеячәк, ә коллектив номинацияләрдә җиңүчеләргә кыйбатлы техника тапшырылачак. Партнерлар да җиңүчеләрне бүләксез калдырмаячак.

“Ел интеллекты” номинациясендә җиңүче исә чит илдә стажировка узу мөмкинлегенә ия булыр дип көтелә. Моннан тыш, english first мәктәбендә бер ел буе инглиз телен бушлай өйрәнү мөмкинлеге дә бирелергә мөмкин. “2011 нче елда Татарстанның “Ел студенты” исеменә лаек булган студентка дөньяның иң яхшы вузларының берсендә белемен баету бәхете елмайды, хәзерге вакытта ул Англиядә белем ала. Без, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, моның күркәм традициягә әверелүен бик теләр идек”, - дип белдерде Тимур Сөләйманов.

Талантлы студентларыбызны читкә укырга җибәреп, үзебезнең акыл ияләрен югалтмабызмы соң дигән сорауга, ТР Студентлар лигасы президенты: “Китәргә карар кылган кешене берничек тә тотып калып, монда эшләргә калырга мәҗбүр итеп булмас иде. Безнең бурыч – сәләтле студентларга үз-үзен күрсәтергә мөмкинлекләр, шартлар тудыру”, - дип җавап бирде.

“Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International