Идел буе федераль округында торак кредитлары күләме буенча Татарстан, Башкортстаннан соң, - икенче урында

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Шул ук вакытта ипотека кредиты буенча беренчелек - Татарстанда

Узган елның 11 аенда Башкортстан Республикасында 33 445 млн. сумлык 32 426 торак займы алынган. Татарстан икенче урында - 33 191 млн. сумлык 30317 торак кредиты. Шул ук вакытта ипотека кредиты буенча, Башкортстан беренчелекне Татарстанга гына бирә. 2012 ел белән чагыштырганда – Башкортстанда ипотека займнары үткән ел 37,4 процентка арткан. Шул ук вакытта Идел буе федераль округы буенча Башкортстанда ипотека буенча ставкалар иң югарыларның берсе - 12,9 процент, дип хәбәр итә Башкортстан яшьләренең “Өмет” газетасы.

Башка төбәкләрдәге кебек үк, Башкортстан Республикасында да яшь укытучылар һәм галимнәр махсус ипотека ставкаларыннан файдалана ала. Аның процент ставкасы 8,5 процент тәшкил итә, дип яза газета. Якын киләчәктә Башкортстанда тагын бер яңа проект тормышка ашырылачак. Шуңа ярашлы, фатир сатып алуга акча җыйган кешеләр бюджет субсидияләре һәм кыйммәт булмаган кредитлардан файдалана алачак. Әлеге кредитларның проценты 6-7 процент тәшкил итәр, дип күзаллана.

“Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International