Мәдрәсәләр өчен тәкъдим ителә торган әсбаплар исемлеге расланды

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Алар - инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә укытылган хезмәтләр

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә дин белгечләре, мөгаллимнәр катнашында киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә урта һөнәри мөселман дини белем бирүче мәдрәсәләр өчен төп уку әсбаплары исемлеге расланды. Исемлеккә дөньякүләм танылган “Нур әл-изах”, “Мохтасәр әл-Кудури”, “Тәфсир әл-Җәләлән” , “Әл-Манар” кебек китаплар керде. Бу китаплар - инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә укытылган хезмәтләр. Исемлеккә, әлеге хәнәфи мәдрәсәләр өчен классик хезмәтләрдән тыш, Әхмәтдһади Максудиның инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә киң таралыш алган “Мөгаллим сәни”, “Гыйбадәт әл-Исламия”, Габдрахман Карабашның “Тәҗвит Карабаш” китаплары да бар, дип белдерә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

“Татар-информ”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International