Татарстан Республикасы хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган премияләренә Х ачык конкурс игълан ителде
2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2014 елда Татарстан республикасы хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган премияләренә Х ачык конкурс игълан ителде. Конкурс оешмаларга максатчан үсеш, эшчәнлекләрен камилләштерү һәм конкурентлык сәләтләрен арттыру өчен заманча корал бирә.
Үткән елларда конкурста халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүче 700дән артык предприятие һәм оешма катнашты. 2011 елдан конкурс ачык дип игълан ителде, бу Россиянең башка төбәкләрендәге хуҗалык субъектларына да конкурста катнашырга мөмкинлек бирде.