КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы студентлары авиакатастрофада һәлак булган хезмәткәр гаиләсе файдасына акча җыйдылар

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы студентлары авиакатастрофада һәлак булган бортпроводникның гаиләсе файдасына акча җыйдылар.
Казанда 17 ноябрьдә һәлакәткә очраган “Боинг”ның бортпроводнигы Дамир Хәйдәровның гаиләсе: хатыны һәм биш айлык улы калды. Дамир КНИТУ-КАИны тәмамлаган иде.
“КАИстлар үзләренекен ташламыйлар!” дигән акция үткәреп, Әлмәт филиалы студентлары акча җыйдылар һәм һәлак булган стюардның хатыны Эльмира Хәйдәровага тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International