Ипотеканың үсеш темплары икеләтә акрыная

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2013 ел йомгакларыннан күренгәнчә, Россиядә ипотека базары күп еллык үсеш күрсәткечен саклап калды – ел барышында РФ банклары торак сатып алу өчен халыкка 1,3 трлн акча бирде. Бу 2012 елгы ипотека базары күләменнән 30%ка артыграк, ул чагында еллык күрсәткеч 1 трлн.нан чак кына артыграк иде.
Еллык үсеш күрсәткече инде дүрт ел дәвамында саклана. Әмма 2014 елда, илдәге макроэкономик вазгыять тотрыксыз булган шартларда, шундый ук актив үсешкә исәп тотып булмый. Башлангыч юрауларга караганда, 2014 елда базар 16%ка үсәчәк, 1,5 трлн.нан артмаячак. "Секвойя кредит консолидейшн" компаниясе аналитиклары шундый фикердә. Компания мәгълүматларына караганда, ипотека кредитлары күбрәк бирелгән төбәкләр арасында Татарстан һәм Башкортстан республикалары бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International