Татарстанда эшсезләр саны артты

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
15 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр республикада 943 кеше эшсез дип танылган.
Бүгенге көнгә Татарстанда 17 400 кеше мәшгульлек хезмәте органнарында исәптә тора. Теркәлгән эшсезләр саны алдагы хисап атнасы белән чагыштырганда 281 кешегә арткан.
Шул ук вакытта Татарстан оешмаларында эшләргә 33 431 кеше кирәк. 15 гыйнвардан 21енә кадәр үткән атнада эш бирүчеләр 3108 кеше кирәген белдерделәр.
Казанда 17 386 эш урыны буш тора. Яр Чаллыда бу сан 4232, Менделеевскида 2824 тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International