ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе
47 нче “Энҗе бөртеге” балалар бакчасында “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция үтте. Акциядә балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, бакча янәшәсендә яшәүче кешеләр катнашты. Акциянең төп максаты: татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү иде. Акция барышында балалар, тәрбиячеләр катнашында концерт номерлары әзерләнде, алар матур итеп саф татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Россиянең кәләшләр фестивале “Бриллиант кәләш-2014” 12 майда Красноярск шәһәрендә булды
12 майда 53нче “Свтофорик” балалар бакчасында, Экологик мәгариф көненә туры китереп, “Бердәм экологик дәрес” экология-агарту акциясе үткәрелде
8 майда 11 сәгать 45 минутта Гафиятуллин урамында 47нче йортка каршы Хундай Солярис автомобилен йөртүче 1983 елда туган ир кеше, юлда йөрү кагыйдәләренең 17.2 пунктын үтәмичә, транспорт хәрәкәте полосасыннан баручы 2009нчы елгы кызны бәрдерә
Моның өчен башта хөкемгә һәм (яки) җинаять җаваплылыгына тартылу булмау (булу), яисә җаваплылыкка тартылуның туктатылуы турында белешмә алу хакында gosuslugi.ru. дәүләти хезмәт күрсәтүләр сайтында гариза тутырырга кирәк

12
май, 2014 ел
дүшәмбе
«Луч» телекомпаниясенең «Авыл тормышы» рубрикасында “Актау” хуҗалыгы ветераннары турында тапшыру чыкты
Җиңү бәйрәме алдыннан гына ӘМР ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре Мөхәммәтшиннар гәиләсен - Мөхәммәт Миннегол улы белән Надежда Дмитриевнаны 70 ел бергә гомер итүләре белән котладылар.
Җиңү бәйрәме алдыннан 44нче “Росинка” балалар бакчасында “Алар Ватан өчен сугыштылар” дигән темага шигырь укучылар конкурсы булды. Анда 5-7 яшьлек 16 бала катнашты.
Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә 12 майда ел саен экологик уку көне билгеләп үтелә. Бу көнне экологик акцияләр үткәрәләр, күргәзмәләр, конференцияләр, конкурслар, елга буйларын, сулыкларны, чистарту, паркларны җыештыру, территорияләрне яшелләндерү буенча табигатьне саклау чаралары оештырыла.
Республика территориясендә чамадан тыш эссе һава урнашты. Термометр баганалары көндезләрен 30 градустан да өскәрәк күтәрелә. Коры һава шартларында урманнарда ут-күз куркынычы саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International