Әлмәттә чамадан тыш эссе

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Республика территориясендә чамадан тыш эссе һава урнашты. Термометр баганалары көндезләрен 30 градустан да өскәрәк күтәрелә. Коры һава шартларында урманнарда ут-күз куркынычы саклана.

Алдагы тәүлектә һава хәлендә үзгәрешләр көтелми. Төнлә минималь температура 14-16 градус, көндез максималь температура 29-31 градус.

Һаваның дымлылыгы 30-35% кына, җирнең магнит кырында сизелерлек тирбәлешләр юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International