44нче балалар бакчасында иң яхшы шигырь укучыны сайладылар

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Җиңү бәйрәме алдыннан 44нче “Росинка” балалар бакчасында “Алар Ватан өчен сугыштылар” дигән темага шигырь укучылар конкурсы булды. Анда 5-7 яшьлек 16 бала катнашты.

Тыңлаучылар дәртләндереп, кул чабып торганда конкурсантларның һәркайсы бик тырышты, һәммәсенең дә беренче буласы килә иде.

Фикер алышканнан соң жюри өч призлы урынны ачыклады, шулай ук аерым номинацияләрдә иң матур һәм кызыклы чыгышларны билгеләде.

Конкурсантларның һәммәсе дә истәлекле дипломнар алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International