70 ел бергә!

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Җиңү бәйрәме алдыннан гына ӘМР ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре Мөхәммәтшиннар гәиләсен - Мөхәммәт Миннегол улы белән Надежда Дмитриевнаны 70 ел бергә гомер итүләре белән котладылар. Мөхәммәт Миннегол улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыштан соң дәүләт иминлеге органнарында эшләгән. 1983 елда отставкага чыккан, ветераннар советына җитәкчелек иткән. Надежда Дмитриевна – хезмәт ветераны, элемтә идарәсендә хезмәт куйган. Алар 1956 елдан бирле Әлмәттә яшиләр.

Мөхәммәт Миннегол улы белән Надежда Дмитриевна өч бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер аларның дүрт оныклары һәм ике оныкчалары бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International