Әлмәт кызы “Россиянең зөбәрҗәт кәләше” булды

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Россиянең кәләшләр фестивале “Бриллиант кәләш-2014” 12 майда Красноярск шәһәрендә булды. Татарстаннан конкурста Әлмәт кызы Гүзәл Минаҗова катнашты, ул “Татарстанның көмеш кәләше-2013” титулына ия булган иде.

Кәләшләр фестивале – гомумроссия конкурсы, анда үткән елда кияүгә чыккан кызлар катнаша.

Быел конкурсның финалында Әлмәт, Анапа, Томск, Пермь, Калининград, Абакан, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Красноярск, Железногорск һәм Ачинск кәләшләре катнашты. Конкурс опера һәм балет театрында үтте.

Кәләшләргә ярышта иң якын кешеләре – ирләре ярдәм итте. Кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, ирләренә мәхәббәт аңлаттылар. Ирләре үз чиратларында аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Бриллиант кәләш Новосибирскиныкы булды, Алтын кәләш Төмәннән, Көмеш кәләш Калининградтан. Әлмәт гүзәле Гүзәл Минаҗова “Россиянең зөбәрҗәт кәләше-2014” титулына ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International