ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2014 ел
чәршәмбе
8 майда Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган Ачык ишекләр көне булды
17 майда 20 сәгать 30 минутта Әлмәт артистлары ТНВ каналында “Җырлыйк әле” музыкаль тапшыруында тагын катнашалар
Мошенниклар Әлмәттә яшәүче 26 яшьлек хатын-кызның тиз ышануыннан файдаланып, 13 мең сум отышлы булганнар
“Бердәм экологик дәрес” республика акциясе кысаларында Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалында һәм аның көллиятендә кешелек алдында торган экологик проблемаларның асылын аңлау, мохиттә үз-үзеңне тотканда экологик культура, экологиянең сакланышы өчен гражданлык җаваплылыгы формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде

13
май, 2014 ел
сишәмбе
“Безнең бурыч – конфессияара конструктив багланышларны саклап калу һәм ныгыту”, – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Корстон” комплексында узган Православие җәмәгатьчелеге форумында әнә шулай дип белдерде. Форум эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий атакай, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, республика хакимият, җирле үзидарә органнары вәкилләре, дин әһеллләре катнашты. Форумны ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.
13 майдан кайнар суны планлы тәртиптә өзеп торулар башлана.
Җиңү бәйрәме алдыннан әзербәйҗан “Бирлик” диаспорасы активистлары һәм ӘМР ветераннар советы вәкилләре Җәлил бистәсендәге карт кешеләр һәм инвалидлар интернатында булдылар. Акция өлкән буынны, интернатта яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын куандыру максатында үткәрелде. Андыйлар биредә 16 кеше, 5есе Әлмәт районыннан.
ӘМР мәгариф идарәсе Әлмәт Муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары итеп эшкә алу өчен конкурс игълан итә.
Бәйрәм-ял көннәрендә Әлмәт полиция хезмәткәрләре биш җинаять ачтылар. Шулар арасында өч урлашу очрагы һәм ике законсыз әйләнештән наркотик матдәләр алу факты бар.
Татарстанда яшәүчеләрне 4 көнлек – 12 июньнән 15 июньгә кадәр – ял көннәре көтә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International