Хөкемгә тартылу булмаганлык турында белешмәне РФ дәүләти хезмәт күрсәтүләр порталы аша почта белән алырга мөмкин

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Моның өчен башта хөкемгә һәм (яки) җинаять җаваплылыгына тартылу булмау (булу), яисә җаваплылыкка тартылуның туктатылуы турында белешмә алу хакында gosuslugi.ru. дәүләти хезмәт күрсәтүләр сайтында гариза тутырырга кирәк.

Хезмәт күрсәтүләрне тиз табу өчен эзләнү юлында “судимиость” сүзен җыярга гына кирәк.

Почта аша белешмә алу өчен “Способ получения ответа” дигән юлда «Почтой по адресу регистрации» вариантын сайларга кирәк. Моннан тыш, белешмә алу турында гаризаны торган урындагы полиция бүлегендә тутырырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон 32-61-71.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International