Балалар бакчасында “Бердәм экологик дәрес” үткәрделәр

2014 елның 13 мае, сишәмбе
12 майда 53нче “Свтофорик” балалар бакчасында, Экологик мәгариф көненә туры китереп, “Бердәм экологик дәрес” экология-агарту акциясе үткәрелде.

Урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбиячеләр “Җирнең яме чәчәкләрдә”, “Табигать – туган йортыбыз”, “Кеше өчен табигать нәрсә ул?”, “Яшел дөнья”, “Чәчәкле планета” дигән тематик әңгәмәләр үткәрделәр. Барлык төркемнәрдә дә мәгълүмат, сәнгати-эстетик тәрбия бирү юнәлешендә планлаштырылган чаралар оештырылды. Территориягә чыккач, балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, төркем участокларында клумбаларга чәчәкләр утырттылар.

Тәрбиячеләр балаларны нәфис әдәбият белән таныштырдылар, табигать турында табышмаклар әйттеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр өйрәттеләр. Өлкән тәрбиячеләр ата-аналар өчен “Экология һәм кеше” дигән стенд ясадылар, “Экология әлифбасы” дигән буклетлар әзерләделәр.

Акция территорияне җыештыру, балалар бакчасы территориясендә яшелчәләр һәм чәчәкләр утырту белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International