ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
Уфада, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, “Җиңү-69” халыкара волейбол турниры үткәрелде.
Түбән Камада мөселман җәмгыяте оештырган “Әй, егетләр” дигән спорт бәйрәме булды. Анда егетләр ирекле көрәш, гер күтәрү, армреслинг, өстәл теннисы һәм аркан тартышу буенча көч сынаштылар. Ярышка Кама Аланы, Лениногорск, Алабуга, Әгерҗе, Әлмәт, Чирмешән һәм Сарман спортчылары килгән иде.
Әлмәттә тәртип сакчылары хуҗасының рөхсәтеннән башка кредит карточкасындагы акчаларны тоткан 51 яшьлек ир кешене ачыкладылар һәм тоткарладылар.
11 майда Яр Чалыда «KamFish» клубы оештырган «Весенний финдер-2014» балыкчылар ярышы булды. Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән 15 балыкчы балык тотуда ярыштылар.
Ел саен 12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә. Башкача әйткәндә, бу иң кешелекле һөнәр ияләрен тагын бер тапкыр котларга, рәхмәт әйтергә сәбәп дигән сүз.
Түбән Мактамадагы 2нче урта мәктәптә Җиңү көне билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары Газинур Гафиятуллин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте.

11
май, 2014 ел
якшәмбе
Әлмәт районының сәламәтлек саклау идарәсе тулы составта – табиблар, шәфкать туташлары, шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләренең, республика филиалларының барлык персоналы балалары, оныклары белән Җиңү көнен бәйрәм итәргә чыкты
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан үсмерләр клубларында да тантаналы чаралар булды
31нче санлы балалар бакчасында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Р. Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Минзифа Әхмәтшина белән очрашу узды
Халыкара форумда ике илдән 500ләп сәясәтчеләр, бизнесменнар, нефть-газ һәм техник институтлар ректорлары, галимнәр катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International